«Минем туган телем» аралашу кичәсе (18+)

16 февраль көнне 1 нче санлы китапханә «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәге реабилитантлары өчен Халыкара туган тел көненә багышланган  «Минем туган телем» дигән аралашу кичәсе үткәрде.
Китапханәче туган телнең бөеклеге һәм байлыгы, аның чисталыгын, тупас сүзләр белән бозудан, ярлыланудан һәм жаргон, цензуралы булмаган сүзләр, сленг белән чүпләүдән сакларга кирәклеге, кешенең сөйләме аның үсеш дәрәҗәсен чагылдыруы турында сөйләде. 
Очрашу барышында танылган язучылар һәм шагыйрьләрнең туган тел турында цитаталары һәм шигырьләре яңгырады, канатлы сүзләрнең мәгънәсе аңлатылды. «инем туган телем», «Ксанф һәм Эзоп» видеороликларын карадылар.
Кичә  «Рус теле белгечләре» викторинасы белән тәмамланды.

 

Поделиться: